Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит – Зөлфия Шакировларның гаилә коруларына 36 ел: «Бер генә нәрсә кәефне кыра...»

news_top_970_100
Җәвит – Зөлфия Шакировларның гаилә коруларына 36 ел: «Бер генә нәрсә кәефне кыра...»
Абдул Фархан

Татарстанның халык артистлары Җәвит һәм Зөлфия Шакировларның гаилә корып яшәүләренә 36 ел булган! Бу хакта Җәвит Шакиров социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр итә.

– Бүген безнең гаилә корып яши башлаганыбызга 36 ел.

Бер-беребезне белгәнгә, мәктәп елларын, аннары Зөлфия – Уфада, мин Стәрледә укыган чаклар, район смотр концертларында чыгыш ясаган, укуларны тәмамлагач, очрашып, капка төбендә йолдыз санаган, Зөлфиянең авылына бер күрер өчен ничә чакрымнар җәяү барып йөргән чаклар, аннан мин Казанга киткәч, Уфа – Казан арасында хатлар язышып, Бауман урамының башында урнашкан переговорныйда сәгатьләр буе телефоннан сөйләшеп туймаган чакларны кушсаң күпме буладыр, шулай да бер генә нәрсә кәефне кыра...

Тиз, сизелми үтеп киткән вакыт!

Яратып, яратылып, бер беребезне аңлап, ышанып яшәгәнгәдер? Бәлки, бер профессия кешеләре булгангадыр? Бәлки, дөрес тәрбия алгангадыр? Уйларыбыз, фикерләр, максатлар бер булгангадыр? Сораулар күп, шунысын беләм – икебезнең арадагы мәхәббәт төп роль уйнагандыр?

Яратсаң, яраткан кеше белән яшәгән вакытта, авырлыклар да, сынаулар да, тормышның сикәлтәләре дә сизелми икән. Мин моңа тагын бер кат бүген ышандым.

Рәхмәт, тормыш! – дип язган Җәвит Шакиров.

«И-и-и, пар сандугачкайлар! Бәхетләрдә яшәгез!», «Киләчәктә дә шулай безне куандырып озак яшәгез», «Сез – күпләргә үрнәк гаилә», «Балаларыгыз, оныкларыгыз сезне гел шатландырып торсыннар уңышлары белән, сезгә иң мөһиме – тазалык», «Мәхәббәтегез мәңгелек булсын», «Сезгә тиңләр әздер, бәхетле булыгыз», – дип котлаганнар тамашачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100