
Җырчы Искан (Искәндәр Шакиров) әтисе Җәвит Шакиров белән бакчада йөри. Җор телле Җәвит улын шул арада бер күңелле анекдот белән көлдереп ала.
«Менә улым, алма ашыйсы килде әле. Әмма кортлаган. Бер анекдот искә төште. Корт баласы әтисеннән сорый икән: «Әти, нишләп бөтен кортлар алмада, персикта, грушада яши. Без генә тирестә казынабыз да тирестә казынабыз», – дигән. Ә әтисе: «Улым, туган җир бит бик кадерле», – дигән.
Видео Исканның язылучыларын да көлдергән. «Яратам да инде татар анекдотларын», «Яратам да инде шушы Җәвитне», «Чыннан да, минем тирес – иң бай тирес», – дип язалар алар.