«Зөлфияләрнең бәләкәй чакта авылда этләре булган. Ул аның турында һаман да искә төшереп сөйли. Иң акыллы этләрне берсе, тәмле ашарга яратучы башкорт токымлы овчарка Джо», – дип искә төшергән юморист.
Шул истәлек хөрмәтенә иҗади гаилә видео да төшерергән. Анда Зөлфиякәй Җәвитне сыйлый, ә артист ахырдан «этләрчә» тәлинкәне дә ялап куя.
Бу видеоны кызык итеп кабул итүчеләр «юмор хисегез мәңге сүрелмәсен» дип теләгән.
«Тагын ниләр кыланып бетәрсез. Оят та юк. Олы яшьтәге кешеләр бит инде», – дип шелтәләп тә алганнар.