Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иң бай илләренең берсендә эшли». Җәвит Шакировның кече улы чит илгә киткән

news_top_970_100
«Иң бай илләренең берсендә эшли». Җәвит Шакировның кече улы чит илгә киткән
Җәвит Шакировның социаль челтәрдәге битеннән

Җәвит Шакиров социаль челтәрдәге битендә төпчек улы Искәндәрне 25 яшьлеге белән котлаган. Котлаудагы сүзләрдә сагыну хисләре дә сизелә. Иҗади гаиләнең кече улы туган көнен чит илдә каршылый икән.

Артист тулы гаилә белән төшкән фото да куйган.

«Әле кичә генә бала тудыру йортыннан алып кайткан идек, кичә генә тәпи басып киткән идең, кичә генә мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына кереп, студент булып йөри идең… Кичә генә кебек…

Гомернең шулай сиздерми узып киткәненә, үсеп, инде хыялларыңны тормышка ашырып, оядан канат ныгытып чыгып, чит илләрдә яшәп, эшләвеңә дә, анда күп дуслар табып, аралашып яшәвеңә дә, беренче тапкыр туган көнеңне алар белән, әти-әнидән, туганнарыңнан башка каршы алуыңа да ышанасы килми. Ә чынбарлыкта шулай. Кеше, үзен «тапканчы», бу дөньяда төрле өлкәдә үзен сынап, сыналып яши. Ә синең юлың туган-үскән җирдән еракта. Син кайда гына булсаң да, ничә яшь тулуга карамастан, безнең өчен якын, кадерле, һаман да бала булып каласың.

Әниең белән гастрольләргә чыгып китсәк тә, күп вакытыбызны тамашачылар белән үткәрсәк тә, Илһам абыең белән генә өйдә калып, үз көнегезне үзегез күреп яшәсәгез дә, акыллы, тәртипле булдыгыз, беркайчан да йөзебезгә кызыллык китермәдегез. Монысы өчен зур рәхмәт!

Син үсә төшкәч, абыең, өйләнеп, үз почмагында яши башлагач та, берүзең өйдә калып, без яшәгән зур өйнең йозагы булдың. Без тыныч идек син яныбызда булганда. Эчеп, тәмәке тартып йөреп безне борчуга салмадың. Балачактагы кайбер кимчелекләр өчен тиргәгән булсак да, алары да хәзер кызык итеп искә алырлык чүп булган икән. 

Язган шигырьләрең, иҗат иткән җырларың белән сөендерә идең. Вакытыңны бушка уздырмадың. Синдә сабырлык та, кызулык та, дөреслек тә, шаянлык та, усаллык та, бик сирәк кешеләрдә генә була торган юмартлык та, киң күңеллелек, тәвәккәллек тә бар, улым.

Тәвәккәллегең – бүген чит телдә генә сөйләшә торган, дөньяның иң матур, иң бай илләренең берсендә эшләвең – шуның дәлиле. Һәрвакыт безне шулай сөендереп яшә! Туган көнең белән, балам», – дип, котлау катыш сагыну белән сарылган сүзләр язган ата кеше.

Җәвит Шакировның виртуаль дуслары да Искәндәрне котлауларга кушылган һәм иң изге теләкләрен юллаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100