Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров Зөлфиясе турында: «Төрле чаклар булды, сынмадың...»

news_top_970_100
Җәвит Шакиров Зөлфиясе турында: «Төрле чаклар булды, сынмадың...»
социаль челтәрләр

Артист Җәвит Шакиров тормыш иптәше, җырчы Зөлфия Шакированы искиткеч матур сүзләр язып, туган көне белән котлаган. 

«Бүген барыбыз өчен дә кадерле, яраткан, сүз белән генә аңлатып бетереп булмый торган, гаиләбезнең нуры, кояшы, җылысы, яраткан хатыным, балаларыбызның әнисе, оныкларыбызының дәү әнисе, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, эстрадада, профессиональ сәхнәдә үз урыны, үз фикере булган, җырчылар арасында хөрмәткә лаек, тамашачыларыбызны матур җырлары белән сөендереп, бүгенге көндә дә иҗатта дәртләнеп эшләүче, бик күпләргә үрнәк Зөлфиякәемнең туган көне.

Минем бәхетемә генә тугансың син, Зөлфүшем. Инде 36 ел гомер сукмагын бергә атлыйбыз. Төрле чаклар булды – сынмадың-сыгылмадың. Дошманнарның этлекләренә син эшең белән җавап бирә белдең. Аларны сүз белән түгел, эш белән җиңеп була, дип, мине дә эшкә дәртләндереп тордың.

Син – көчле дә, киң күңелле дә, ялганны яратмый, кешенең күзенә карап дөресен әйтә ала торган кеше. Шуңа да сине яраталар. Син гаилә, дуслар, туганнар өчен беркайчан үзеңне кызганмадың. Көн дип тормадың, төн дип, йокламасаң йокламадың, ярдәмгә ашыктың.

Күпме юллар үтелгән, күпмесе калгандыр, белгән юк. Әмма менә шулай бер-беребезне саклап, Ходай биргән гомерне үз акылыбызда булып, соңгы сулышкача бергә булырга язсын.

Бәхетле булып, кадерле булып, кирәкле булып, балалар, оныклар шатлыгы күреп яшик әле. Без моңа лаек. Сәламәт, тәртипле уллар табып, мине бәхетле иткәнең өчен рәхмәт. Яратам, яратам, яратам! Горурланабыз! Туган көнең белән, Зөлфүшем», – дигән ул.

Социаль челтәрләрдәге дусларының кайберләре бу сүзләрне укып күңелләре тулуы хакында язганнар. Мәсәлән, җырчы Айгөл Бариева: «Җәвит абый, шундый сүзләр язгансыз, елап укыдым. Чын күңелдән кушылам. Тигез, парлы гомер итегез», – дип комментарий калдырган. Калганнар да берсеннән-берсе матур, җылы теләкләргә кушылып, Зөлфия Шакировага сәламәт, иҗади гомер, Җәвите белән озын-озак еллар матур пар булып яшәүләрен теләп калганнар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100