Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров «Зөлфиякәенең» туган көненә нәрсә бүләк иткән?

news_top_970_100
Җәвит Шакиров «Зөлфиякәенең» туган көненә нәрсә бүләк иткән?
Фото җырчының шәхси архивыннан

Җәвит Шакиров хәләл җефетенең туган көненә әле дә булса бүләк әзерләү белән мәшгуль. Бүләк кенә бераз мәшәкатьлерәк булган. Аны сатып та аласы, «эчке эшләрен дә эшлисе» бар. Әмма быелгы вазгыятьне һәм һава торышын исәпкә алсак, бик кирәкле бүләк.

Бу көннәрдә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты теплица ясап маташа. «Зөлфүшемның туган көненә миннән бүләк шушы. Теплица. Быел җәй әллә була, әллә юк! Ашыйсы килә!» – дип язган Җәвит Шакиров.

Ул видеода теплицаны җыеп бетерүе, хәзер эчендә түтәлләр ясавы, туфрак ташуы турында сөйли, бер очтан Зөлфия Шакированың бакчада эшләргә яратуын һәм күпсанлы чәчкәләрен дә күрсәтә.

Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары да туган көн котлаулары язып калдырган. Җай чыкканда кайбер ханымнар күпме сорап та теплица алып бирмәгән ирләреннән зарланып алган. Артист ул ханымнарга ирләренә «Җәвит алып бирергә кушты», дип әйтергә киңәш иткән.

«Сокланам шундый ир-атка, дөньяның бер дигәне. Афәрин! Һәрвакыт шулай экстрасенс кебек, теләкләрне чамалап, тигез шатлыкка сөенеп яшәргә язсын», дигән комментарий да калдырганнар.

Бу юлы Зөлфия Шакирова бүләкне ошатыр һәм иренең зәвыгын бәяләр дип ышанабыз. Җырчы ханым бер тапшыруда Җәвит Шакировның бүләк ала белмәве, туры киләме-юкмы икәнен уйлап тормыйча кыйммәтле бизәнү әйберләре бүләк итүенә зарланып алган иде.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100