Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров: «Юмасаң», премия башка бирелми ул»

news_top_970_100

Татарстанның бер төркем артистлары «Матур ТВ» телеканалы премиясенә лаек булганнар. Аларны тапшыру тантанасы Уфада узган. Анда катнашкан җырчылар социаль челтәрләрдә хисап тота.

Әбри Хәбриев «Сүз һәм җыр остасы» номинациясендә җиңүче булган.

«Миңа мондый премияләрне Уфада бирсәләр генә инде. Башкортстан, рәхмәт», – дип язып куйган ул үзебезнекеләргә төрттереп. Аңа бер дусты: «Акча түләсәгез, Казанда да бирәләр», – дип аңлатып, комментарий язып калдырган. Җәвит Шакиров исә премияне «юарга» тәкъдим иткән. «Юмасаң», башка бирелми ул», – дип тә куркыткан.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Айрат Ильясов та үзенә премиянең нәкъ менә Башкортстанда бирелүенә басым ясаган. «Ниһаять, минем эшемә дә бәя бирелде. Рәхмәт, Башкортстан. «Иң яхшы алып баручы» номинациясендә бүләкләндем», – дигән ул.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Иркәгә концертның ничек оештырылуы бик ошаган-ошавын да, тик ул юлларның начар булуына зарланып алган. 

«Иртәнге 5 тулып киткән икән. Әле генә Уфадан, «Матур ТВ» премиясеннән кайттык. Концерт матур булды. Оештыручылар молодцы, мине «дәртле башкаручы» дип тапканнар. Тик юллар буранлы, зур машиналар күп. Озак бардык, озак кайттык. Егетләрем булдырды, рульдә бер-берсен алыштырып кайттылар.

Кайтып керсәм, уртанчы кыз, тарак тотып, мине көтеп утыра. «Минем бер сәгатьтән концерт», – ди. Чәчен үреп, прическа ясарга туры килде. Икәү утырып чәй эчтек тә, мин юынып, кереп яттым. Хәерле иртәләр сезгә», – дип язып куйган ул.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Ильмира Нәгыймова белән Марат Яруллин «Иң яхшы дуэт» номинациясендә лауреат булган. Ильмира премиядән үз стилендә шаян сторислар төшергән. Марат Яруллинны үзенең шәхси сакчысы дип атаган, күпсанлы фотолар куеп үзенең яңа күлмәген күрсәткән һәм тамашачысына рәхмәт белдергән. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

«Матур ТВ» премиясе лауреаты исеменә лаек булдык бүген. Рәхмәт, кадерле тамашачым», – дигән ул, белмичәме, игътибарсызлыгы аркасындамы, «кадерле» сүзен «ә» хәрефе аша язып.

Премия алдыннан икесе дә ялтыравыклы кәчтүм кигән Азат Фазлыев белән Марат Яруллин арасында кызыклы гына сөйләшү булып алган. «Синекенең кыйбатрак икәне күренеп тора. Минем костюмның ярты ягы гына ялтыравыклы, ә синеке – тулысынча. Байларныкы байларча инде», – дип көлгән Марат сәхнәдәшеннән. 

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100