news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров хатынына шигырь багышлаган: «Яратадыр, яратмаса...»

news_top
Җәвит Шакиров хатынына шигырь багышлаган: «Яратадыр, яратмаса...»
Фото: "Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров социаль челтәрдәге сәхифәсенә кызык видео куйган. Анда Зөлфия Шакирова юмор остасының киеменнән «тузан кага».

«Нишлисез? Төн уртасында...» – дип сорый видеога төшерүче.

«Образга керәбез. Тузан кагам», – дип җавап бирә Зөлфия Шакирова. Шул темага Җәвит Шакиров шигырь дә иҗат итеп куйган.

«Шундый тузан да кундырмый торган булсын ул хатын», – дип шаярта артист.

Минем хатынга җитми,

Үзе чибәр, уңган да…

Көндә каккалап торгач,

Кунмый өскә тузан да.

Яратадыр, яратмаса,

Тузанны да каккмас иде?

Акча яшерә торган

Кесәне тапмас иде…

Чисталык яратам, ди

Минем хатын үзе дә.

Какой акча, шуңа кесәдә

Юк бер тузан эзе дә.

«Чистартылган» киемемне

Элгечтән алып кидем.

Хатын булмаса, тузанга

Мин баткан булыр идем.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар