Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров хәләл җефете Зөлфия Шакирова белән бергә төшкән матур фото куйган. Анда Зөлфия ханым оныгының велосипедына утырган. Юмор остасы фото астына хатынына багышлаган шигырьне дә куйган. Ул гади генә «Зөлфиягә» дип атала.
Минем бәхетемә генә
Бу дөньяга тугансың.
Ярый башкаларга түгел,
Миңа насыйп булгансың.
Сине очратмасам, мин дә
Бәхетле булмас идем.
Бәхетнең тәме барлыгын
Үлсәм дә белмәс идем.
Син тумасаң, бәлки, мин дә
Бу җиргә тумас идем.
Туган булсам да – синсез
Бәхетле булмас идем!
Ярый туганмын әле…
«Бигрәк матур шигырь. Зөлфия бу сүзләргә лаек», – дип язган Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, композитор, автор-башкаручы Зөлфия Нагаева.
Иҗади парга хезмәттәшләре дә сокланган. Алар фотоны күреп, «кая җыендыгыз» дип кызыксынган.
«Капкагызны ач. Сезгә барырга чыктык», – дип җавап биргән юмор остасы.