news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров ун өчпочмак ашаган: «Шушы җитәр, мин диетада»

news_top
Җәвит Шакиров ун өчпочмак ашаган: «Шушы җитәр, мин диетада»
"Татар-информ" архивы

«Мәйдан» телеканалының Яңа ел тамашаларын төшерү процессы озаккарак сузылган булса кирәк, чарада катнашучы юмор остасы Җәвит Шакировның тамагы ачкан, һәм ул ашау ягын кайгырта башлаган. 

Бер почмакта зур тартмага салынган кайнар өчпочмаклар сыпыртып утыручы Җәвитне хатыны Зөлфия Шакирова күреп алган. 

«Нигә берүзең качып ашап утырасың әле син? Бу гына сиңа аз булмасмы?» – ди Зөлфия Шакирова, тартмада ун өчпочмак ятуы, унберенчесенең ире кулында булуына ишарәләп. 

«Бер дә борчылма, Зөлфүш, шушы җитәр, мин диетада», – дип шаян җавап кайтарган аңа Җәвит Шакиров. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар