Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров тезләнеп нишләгән?

news_top_970_100
Җәвит Шакиров тезләнеп нишләгән?
"Татар-информ" архивы

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар ел саен каен җиләгенә йөри. Юмор остасы җиләк аланыннан һәм өйгә кайткач тулы чиләкләре белән дә фотолар куйган.

«Ике чиләк каен җиләге җыеп кайттык. Иртәнге сәгать дүрттә киткән идек. Таң аттырып, ашап-эчеп, арып-талып кайтып кердек әле. Каен җиләге өлгергән. Йоклап калмагыз, җыеп бетерәләр», – дип язган артист.

Җәвит Шакировның язылучылары җиләк тулы чиләкләргә кызыкккан, «җиләк»нең адресын сораганнар. 

«Кайда соң бу җиләк? Адресын әйтегез, сезгә савап булыр», «Безнең якта өлгермәгән, кайдан җыйдыгыз», «Урынын әйтегез инде, без дә барыр идек» дигән комментарийларга артист җавап бирмәгән.

«Чыкта юешләнеп йөрмәсәгез инде, көндез дә җыярга була», «Кара әле тезләнеп җыйгансыз», «Әллә бил бөгелмиме», «Чиләктә дә җиләк, тездә дә җиләк, уңган быел, күрәсең, җиләк», – дип язган артистның виртулаь дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100