Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров никахын яңарткан: «Никахын хыянәт иткән кеше генә яңарта...»

news_top_970_100
Җәвит Шакиров никахын яңарткан: «Никахын хыянәт иткән кеше генә яңарта...»
Фото "Татар-информ" архивыннан

Җәвит Шакиров социаль челтәрдәге сәхифәсенә хатыны Зөлфия белән төшкән матур фото куйган. «Сөеп-сөелеп, мәхәббәт утында янып яшәргә язсын» дип язып та куйган ул. Шулай ук артист «никах яңарттык әле» дип тә өстәгән.

Соңгы сүзләр иҗади гаиләнең виртуаль дусларын аптырашта калдырган.

«Искесен, кирәкмәсә, безгә бирегез, зинһар өчен», – дип шаярткан юморист Данир Сабиров.

«Җәвит абый, никах яңартырлык гөнаһларың бар идеме?», «Сез гел бергә бит. Никахны хыянәт иткән кеше генә яңарта», – дип аптырап язучылар да бар.

«Җәвит елдан-ел яшәрә, Зөлфиякәй бирешә»; «Вакыт үзенекен ала, Зөлфия нык олы күренә», – дип тә комментарий калдырган игътибарлы тамашачы.

«Икесе дә бик матур, исәнлекләрен бирсен», «Матур гаилә», – дип сокланып язучылар да бар.

 

Фото: © Җәвит Шакировның социаль челтәрдәге битеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100