Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров: «Минем бер начар гадәт бар...»

news_top_970_100
Җәвит Шакиров: «Минем бер начар гадәт бар...»
"Татар-информ" архивы

Юмор остасы әле яңа гына «табадан төшкән» шигырен социаль челтәрдәге сәхифәсендә тәкъдим иткән. Анда ул, уенын-чынын бергә кушып, ир-егетләр өчен менә дигән төпле киңәшләрен биргән.

«Без йорт төзегән вакытта Зөлфиянең миңа әйткән бер сүзе мәңге онытылмый. Минем бер начар гадәт бар: эшне иртәгәгә калдыру. Ә Зөлфия башлаган эшен ярты юлда калдырмый. Йорт төзегәндә дә:

– Җәвит! Өйне аны, төзи башлагач, сузарга ярамый, бәяләр көннән-көн арта, озакка сузсаң, бер җирен эшлисең, икенче җире ишелә башлый! Тимерне кызуында сугарга кирәк, – дип, мине бораулап торды. Дөресе дә шулай!

Бу шигырь күршедәге «долгострой»ны күргәч, үткәннәрне уйлап, искә төшереп язылды.

Ярамаган җирләре булса, гаеп итмәссез. Төзәтеп тормадым. Ничек бар – шулай.

 

Сузарга ярамый…

Кызлар белән йөрсәң дә,

Яңа йорт төзесәң дә –

Һич сузарга ярамый.

Үз башына төшкәннәр

Моны бераз чамалый.

 

Йорт төзүне озак сузсаң,

Бәясе генә арта.

Нигә кирәк йорт төзүең

Бурычка бата-бата?

 

Ошаган кызың булса,

Өйләнү ягын кара.

Шулай итсәң генә, брат,

Акчаң яныңа кала.

 

Күрешкән саен чәчәген,

Көтеп тора бүләгең.

Күпме акча җилгә оча,

Үтәп кызның теләген.

 

Аларның бит барысы да

Акчага кайтып кала.

Чәчәккә тоткан акчаңны

Тот син лутчы тактага.

 

Күпме бензин яндырабыз,

Кызлар артыннан чабып.

Куеп була шул акчага

Өйнең түбәсен ябып.

 

Йөргән кызың риза икән,

Өйләнү ягын кара, җүләр.

Кирпечкә җыйган акчаңа

Туйлар уздырып җибәр.

 

Туйдан кергән акчагызны

Төзелешкә тыгарсыз.

Бергә салган өегезгә

Аннан башка чыгарсыз.

 

Балалар үстерерсез,

Фикеремне хупласагыз,

Бер исегезгә төшереп,

Аларга җиткерерсез! –

дип язган Җәвит ага.

Артистның виртуаль дуслары да шигырь белән тулысынча килешкәннәр. «Ну-у-у баш сездә!», «Бик дөрес фикер, Җәвит әфәнде!», «Һәрвакыттагыча шәп», – дип язганнар.

«Туй чыгымнары капланса ярый ла, капланмый шул...» – дип уфтанучы да булган.

Фото Җәвит Шакировның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100