Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров: «Миллиард өстәп бирсәләр дә, башка хатын миңа кирәкми»

news_top_970_100
Җәвит Шакиров: «Миллиард өстәп бирсәләр дә, башка хатын миңа кирәкми»
Фото: "Татар-информ" архивы

Юмор остасы Җәвит Шакиров хәләл җефете Зөлфия Шакированы 60 яшьлек юбилее белән бик җылы итеп котлаган.

«Әллә нинди матур сүзләр әйтәсе килә... Монда язылганнары пүчтәк, мин аның үзенә генә, икәүдән-икәү калганда әйткәннәрен сез белмисез…

Барыбер сизәсездер, күз алдына китереп – минем аңа әйтелгән, әйтеләсе сүзләрне күз алдына китереп – уйлап куйгансыздыр?

Иң беренче булып: «Матурым, мин сине яратам!» – дигән сүз төнге сәгать 12дә – 27 май көне туарга берничә секунд кала әйтелде. Ә иң матур, уйланырга мәҗбүр иткән йомгаклау сүзе: «Тагын да озак еллар Ходай биргән гомерне тигез, бәхетле булып, балалар, оныклар бәхете күреп, таянычларын тоеп, соңгы сулышыбызгача бергә яшәсәк иде», – булды.

Матурымның җавабы: «Амин! Амин! Амин!» – һәм әкрен генә бит очлары аша тәгәрәп төшкән шатлыклы күз яшьләре…

Фото: © Җәвит Шакировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән. Зөлфия Шакированың юбилей кичәсе

Зөлфүшемә...

Табигатьнең матур, кыз чагы,
Бар гүзәллек күзгә чалына...
Ел артыннан еллар үтәләр,
Чылбырдай тезелеп җай гына...

Кемдер язны көтә, кемдер – җәйне,
Алтын көзен көтеп – күрә алмый.
Кемдер, зур өметләр баглаган,
Ап-ак карлы кышка керәлмый .

Мин язларның көтәм килгәнен,
Серен бүген сезгә чишимме?
Чөнки миңа язлар алып килгән
Иң кадерле, якын кешемне.

Ходаемнан минем бәхетемә
Җибәрелгән изге җандыр син?
Яшәвемнең тирән мәгънәсе,
Һич яратып туймас ярдыр син?

Бу дөньяның бөтен чәчәкләре,
Синең матурлыктан көнләшә.
Мин бәхетле булмас идем, әгәр
Язлар сине алып килмәсә...

Минем яшьтәге акыллы ир
Үз фикерен инде үзгәртми:
Миллиард өстәп бирсәләр дә,
Башка хатын миңа кирәкми!» – дип яза сүз остасы социаль челтәрләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100