news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров Лилия Муллагалиевага шигырь язган: «Биш тиенлек суповой чебеш түгел»

news_top
Җәвит Шакиров Лилия Муллагалиевага шигырь язган: «Биш тиенлек суповой чебеш түгел»
"Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров сәхнәдәш дусты, җырчы Лилия Муллагалиевага багышлап шигырь иҗат иткән. Юмор остасы аны Лилия Муллагалиеваның 45 яшьлек юбилей кичәсендә, барлык халык алдында укыган.

Җырчыны котларга чыккач, Җәвит Шакиров башка артистлар тарафыннан яңгыраган барлык матур теләкләргә дә кушылуын әйтә һәм, үзе әйтмешли, «экспромт кына сырланган» иҗат җимешен укып күрсәтә.

«Монда басып тормас идек,

Әгәр хөрмәт итмәсәк.

Бройлер икәнен Лилиянең

Белмәс идек, килмәсәк.

Кишер, чөгендер, бәрәңге, кыяр,

Миләш ул – җимеш түгел.

Лилия ул – биш тиенлек

Суповой чебеш түгел.

Кочаклыйм дисәң, Лилия,

Кочак җитми, син бит зур.

Рәхәтләнә торгандыр

Синең өстә бу Илсур».

Видеодан күренгәнчә, бу – мәҗлеснең иң кызыклы өлеше булган, ахры. Бәйрәмгә килгән кунаклар һушлары китеп көлешкәннәр.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 октябрь 2024
    Исемсез
    Болай оятсыз шигырь укыиыйлар инде шундый халык алдында
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар