Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә «Ашыктырма, гомер, ашыктырма» юбилей концертыннан өзек тәкъдим итте. Кадрларда җырчының тормыш иптәше, Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакировага Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов чәчәк бәйләме бүләк итә һәм, кочаклап, битеннән үбә.
Бу мизгелне күргән Җәвит Шакиров хатынына: «Кайткач сөйләшербез», – ди. Зөлфия апа исә бу сүзләргә аптырамый, елмаеп кына сәхнә артына кереп китә.
Аннары Җәвит Шакиров тамашачыларга мөрәҗәгать итә: «Ой, җәмәгать, шушы хәлдә нормаль ир нишләргә тиеш? Җиде минут кочаклап торды бит Фердинанд Сәләхов Зөлфия Шакированы! Махсус санап тордым. Нахал!» – ди ул.
Әмма бу, билгеле, артистның юморы гына булып чыга. «Шаярып кына сөйләшәбез. Исән-сау булыйк, сәламәт булыйк. Менә шулай шаярып, көлеп, бер-беребездән көнләшмәгәнгә күрә без һәрвакыт яшь, Аллаһка шөкер», – ди Җәвит Шакиров.