Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров, концертлар булмаганда, акча эшләү ысулын тапкан: «Мактаныйм әле»

news_top_970_100
Җәвит Шакиров, концертлар булмаганда, акча эшләү ысулын тапкан: «Мактаныйм әле»
Фото: "Татар-информ" архивы

Җәвит Шакиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә яңа шөгыле турында хәбәр итә. Концертлар булмаганда, акча эшләү ысулын тапкан ул. Беренче заказының нәтиҗәсен дә күрсәтте. «Заказлар кабул итәм» дип язган артистка үз йортлары белән яшәүче сәхнәдәшләреннән заказлар да килә башлаган. Табышлы шөгыль тапканга охшап тора...

«Эшем белән мактаныйм әле. Менә дусларга килдем. Минем бакчадагы туя агачларын күрделәр дә, «безгә дә ясап бир әле» диделәр. Менә шундый шедервлар ясап куйдым. Ошагандырмы, юктырмы, матур инде. Туялар кыш көне бик сынганнар, формаларын бик туры китереп булмый. Әле үсеп киткәч матураячак. Минем бүгенге хезмәтем», – сөйли артист.

«Безгә дә кирәк. Ничә сум?» – дип язган Булат Бәйрәмовны «түләп бетерә алмыйсың» дип куркыткан әле юморист.

Шулай ук танылган телетапшырулар алып баручы Зәмира Рәҗәпова да заказ биргән.

«Өтелгән тавык кебек» дип язучыга «юк, аннары куера, бик матур була» дип җавап биргәннәр.

Артистның кулыннан килмәгән эше юклыгына сокланучылар да бар. «Барысын да булдырасың! Осталардан хәтта уздырасың!» – дип комментарий калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100