Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров Илсөя Бәдретдиновага хәлләрен сөйли: «Түзеп була, чыдап булмый»

news_top_970_100
Җәвит Шакиров Илсөя Бәдретдиновага хәлләрен сөйли: «Түзеп була, чыдап булмый»

Илсөя Бәдретдинова Уфада узган концерт сәхнәсе артында Җәвит Шакировның хәлләрен белешеп, видеога төшергән. Видеога ул «Җәвит абый + Зөлфия апа» дигән мәңгелек исем биргән. Илсөя Бәдретдинова сәхнәдә дә, тормышта да гел бергә булган парның көндәлек томышта нинди булуларын күрсәтә.

«Зөлфия Маскуровнаның өйдә 2 генә тема хәзер, берсе – путини, әй, петунья, берсе – Путин. Кайтырга кирәк, ди, тәрәз төбендә рассадаларга су сибәргә кирәк. Җитди мәсьәлә, җитди мәсәлә инде, бакча бит», – дип сөйли Җәвит Шакиров Илсөягә. 

Шул мизгелдә үк әңгәмәгә Зөлфия Шакирова кушыла: «Әрәм була бит хезмәт. Сез беләсезме, мин аны ничек үстерәм? Пипетка белән генә су сибеп».

Пипетка белән генә су сибә, иртән торгач. Зөлфия эшли, мин мактанам. Социаль челтәргә куйган саен, «әй мактанасын инде, үзе устергән кебек» дип язалар. Мин бит ул юкта су сипкәлим, шуна күрә уңышын мин җыям, –дип шаярта Җәвит Шакиров.

Илсөя Бәдретдинова: «Кем кемгә дәрт биреп тора соң инде?» – дип кызыксына пардан.

«Бергә-бергә, ул – миңа, мин аңа дәрт биреп торабыз. Аллага шөкер. Хәлләр изге, «тегеләре» бизде, трудтан – «4», җырдан – «5», түзеп була, чыдап булмый», – дип такмаклап тезә Җәвит Шакиров.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100