
Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар яңгырдан соң бакчаларында тәртип салырга чыккан.
«Менә бүген Җәвит белән бакчада мәш киләбез. Бакча ямьсезләнеп беткән иде. Яңгыр чәчәкләрне коеп бетергән. Яңгыры да кирәк инде аның. Газонны кисте, туяларны матурлый. И Аллам, минем иремнән дә уңган кеше юк инде», – дип такмаклый-такмаклый видео төшерә Зөлфия ханым.
– Җәвитем, нишлисең?
– Туялар биек булырга тиеш түгел, алайса матур булмый. Кыркыйм, чистартам, аннары куерып, матураеп китә ул.
«Бакча матур булсын өчен эшләргә кирәк шул. Матурлыкка сокланырга яратабыз, аның өчен күпме хезмәт куярга кирәген бакчачы булган кеше үзе генә белә. Сез эшче тотасыздыр, үзегез эшләмисездер, диючеләр дә бар. Үзебез эшләгәнгә баеп беттек бит инде», – дип язган юмор остасы.