Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров әнисенә шигырь багышлаган: «Үпкәләми үз баласына, буш кул белән кайтса да»

news_top_970_100
Җәвит Шакиров әнисенә шигырь багышлаган: «Үпкәләми үз баласына, буш кул белән кайтса да»
Фото: Җәвит Шакировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татарстанның халык артисты, юморист Җәвит Шакиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә еш кына үз әнисен һәм, әнисе вафат булганнан соң, үстергән әнисен дә искә ала. Аларга шигырьләр багышлый.

«Бүген таң белән уянып язган шигырем. Әле күптән түгел генә авылга кайтып, әнкәйнең хәлен белеп килдек. Барысы да яхшы. Аллаһка шөкер. Күңел дигәнең, еракта яшәгәнгәме, барыбер тыныч түгел. Телефоннан сөйләшү – бер, ә инде нигезгә кайтып, рәхәтләнеп күзгә-күз карашып сөйләшеп утыру – икенче инде.

Әниләрне берни белән дә шаккатырып булмый. Без үзебез алар өчен зур бүләк», – дип язган ул.

«Әниләр

Кайтыр булсак әни яннарына,

Дөнья бетереп бүләк эзлибез.

Алар өчен баладан да тәмле,

Затлы бүләк югын белмибез.

Әнидән дә якын, кадерлерәк

Кеше бармы икән ул дөньяда?

Әллә ниләр эшлисе килә.

«Балам»! – диеп әйтеп куйса да.

Кояш кебек җылы, кайнар,

Әниләрнең генә кочагы.

Алар барда гына якты, нурлы

Нигез, йортыбызның учагы.

Нинди генә чагы булса да,

Көтеп гомерләре узса да.

Алар аны безгә сиздерми,

Бит очларын яшьләр юса да...

Әни – әни инде ул,

Нәрсә генә дисәң дә...

Үпкәләми үз баласына,

Буш кул белән кайтып керсәң дә!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100