news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авиация буенча өч тапкыр дөнья чемпионы Башкортстанда юл һәлакәтендә үлгән

42 яшьлек Максим Семеновның ике баласы ятим калган.

news_top
Авиация буенча өч тапкыр дөнья чемпионы Башкортстанда юл һәлакәтендә үлгән
Салават Камалетдинов

21 майда Башкортстанның Караидел районында трассада авариядә 42 яшьлек Максим Семенов үлгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Ул — бик җиңел авиация буенча өч тапкыр дөнья чемпионы, җиңүләрен хатыны Әлфия белән бергә яулаган.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, Максим Семенов карда һәм сазлыкта йөри торган «Баги Commandor» белән идарә итә. Билгесез сәбәпләр аркасында ул юл кырыена төшеп китә һәм каплана. Шунда ук Максим һәлак була.

Максим Семенов хатыны Әлфия белән бергә 2016 елдан башлап өч тапкыр чемпионы титулын ала. Ул парашют спорты белән шөгыльләнә, Башкортстан җыелмасына керә.

Мәрхүмнең балигъ булмаган ике баласы ятим калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар