news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында бушлай Wi-Fi барлыкка килде

news_top
Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында бушлай Wi-Fi барлыкка килде

Казанда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарындагы торак йортларда бушлай Wi-Fi нокталары урнаштырыла. Хәзерге вакытта инде 230 Wi-Fi ноктасы куелган. Бу турыда Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин телеграм-каналында хәбәр итте.

«Казанда интернет белән кыенлыклар барлыгын инкарь итмим. Шуңа күрә, провайдерлар белән бергә, элемтә өчен өстәмә мөмкинлекләр булдырабыз. Бөтен шәһәр буенча инде Wi-Fi нокталары эшли: «Таттелеком» Казан Кремлендә элемтәне тәэмин итте, «Уфанет» шәһәр паркларында 500дән артык нокта тоташтырды. Ә «Эр-Телеком» белән берлектә без Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарындагы торак йортларда 230 нокта урнаштырдык. Өй янында ук тотрыклы интернет булсын, якыннарыгызга шалтырату, эш һәм уку өчен, аеруча мөһим вакытта сез элемтәдә булуыгыз өчен. Яңа ел белән!» – дип язган министр үзенең телеграм каналында.

Соңгы айларда әлеге районнарда яшәүчеләр интернет белән кыенлыклар кичерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар