Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авиакомпания хатасы аркасында 6 яшьлек бала башка шәһәргә очып киткән

news_top_970_100
Авиакомпания хатасы аркасында 6 яшьлек бала башка шәһәргә очып киткән
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Америка авиакомпаниясе хатасы аркасында, 6 яшьлек бала гаиләсеннән йөзләрчә километр ераклыктагы башка шәһәргә очып киткән. Бу турыда РЕН ТВ яза.

«The Daily Telegraph» басмасы белешмәсе буенча, Каспер исемле малай Фиалдельфиядән (Пенсильвания штаты) әбисе янына Форт-Майерс шәһәренә (Флорида штаты) самолетта очарга тиеш була. Әби кеше баланы аэропортта каршы алырга килгәч кенә, бала югалу турында билгеле була.

Аннары малай туганнарына шалтыраткач, ул Орландо шәһәренә очып килүе билгеле була. Бу шәһәргә Форт-Майерстан машинада 4 сәг барырга кирәк.

Әби кеше авиакомпаниядән аңлатма таләп итә. Компания хатаны таный, баланы туганнарына кайтару өчен барысын да эшләүләрен әйтәләр. Алар гафу үтенә һәм әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыкларга вәгъдә бирә.

Журналистлар әлеге очракны «Один дома – 2» данлыклы фильмы сюжеты белән чагыштыра. Бу кинода 10 яшьлек Кевин Маккалистер очраклы рәвештә Флорида урынына Нью-Йоркка очып килә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100