Әгәр авиакомпания сезнең багажыгызны югалтса, очып килү зонасында ук багажыгыз югалу турында акт төзергә кирәк. Моны ничек дөрес эшләргә, һәм әгәр багаж табылмаса, нишләргә? Бу турыда «Российская газета» яза.
«Пассажирга багаж турындагы мәгълүматлар язуы белән багаж эзләү стойкасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр туристның багажында декларацияләнергә тиешле йөкләр булса, таможня декларациясен тутыру мөһим. Югыйсә, бу багажны таможня тоткарлаган булырга мөмкин», – дип сөйләгән Россия туроператорлары ассоциациясе вице-президенты, туроператор оешмасы генераль директоры Артур Мурадян.
Аның сүзләренчә, мондый хәл сирәк була, ләкин югалган чемоданнарны таможня хезмәткәрләре һәрвакыт карый.
«Башка очракларга килгәндә, монда гадәттә техник төзексезлек яки багажны исәпкә алу системасындагы хата була. Исегезгә төшерәм, алар тулысынча автоматлаштырылган, һәм контейнерларга йөк штрих-код нигезендә бүленә», – ди ул.
Россия туриндустрия берлеге матбугат хезмәте җитәкчесе Артур Абдюханов сөйләгәнчә, югалту турындагы акт бланкында сезнең тулы исемегез, контакт мәгълүматлары, рейс номеры, маршрут юнәлеше, багаж биркасы мәгълүматлары, шулай ук багажны кая алып килергә кирәклеге язылган булырга тиеш. Багаж биркасын чемоданыгыз сезгә әйләнеп кайтканчы саклап калу бик мөһим, ди белгеч.
Шулай ук актта багажның үзе турында мәгълүмат бирергә кирәк: чемоданның төсе, зурлыгы һәм формасы.
Әгәр чемоданыгыз классик кара төстә һәм аерым билгеләре юк икән, багажның эчендәге берничә детальне өстәргә мөмкин. Мәсәлән, китап, фен яки косметичка төсе. Акт 2 нөсхәдә тутырыла, күчермәсе туристта кала. Әгәр багаж табылмаса, компенсация алу өчен бу документны саклап калу мөһим.
Россия туриндустрия берлеге матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, авиаочыштан соң 21 календарь көн дәвамында багаж тоткарланган дип санала, әмма гадәттә сораулар шактый тизрәк хәл ителә. Әгәр багажыгыз бу вакыт аралыгында кире кайтарылмаса, авиакомпаниягә дәгъва юлларга мөмкин. Хатны заказлы хәбәр хаты белән җибәрергә кирәк (алар электрон почта аша кабул ителми), аңа актның күчермәсен теркәргә кирәк.
Россия туриндустрия берлегендә әйтүләренчә, авиация кагыйдәләре кысаларында багаж югалткан өчен компенсация каралган, әмма аның күләме чикләнгән. Һәр авиакомпания һәр килограмм багаж өчен сумманы үзе билгели, диелә хәбәрдә.