news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Августта туй ясадылар». Яшь ир 19 яшьлек йөкле хатынын үтергән

news_top

Калининград өлкәсенең Советск шәһәрендә 19 яшьлек хатын-кызны үтергәннәр. Яңа өйләнешкән пар фатир арендалый, ә 18 августта фатир хуҗалары 19 яшьлек хатын-кызның мәетен таба. Аны үтергәннәре билгеле була. Егет белән кыз берничә көн элек кенә туй уздырган, дип яза «Комсомольская правда» сайты.

24 яшьлек Денис (барлык исемнәр дә үзгәртелгән – «Комсомольская правда») Советск шәһәрендә туа, әмма соңыннан әти-әнисе белән башка төбәккә күченеп китәләр. Шәһәрдә аның туганнары һәм дуслары кала, шуңа күрә ул монда кунакка еш кайтып йөргән. 2024 елның көзендә ул Маргарита белән таныша, ул вакытта кызга нибары 18 яшь була. Егет белән кыз арасында тиз арада мәхәббәт романы башлана, һәм егет хәзер Калининград өлкәсенә бары тик аның өчен генә кайтып йөри башлый.

Шул килүләрнең берсендә кызның балага узганы ачыклана. Денис, тәртипле ир-ат буларак, шундук язылышырга тәкъдим итә. Шулай итеп егет белән кыз августта туй уздыра, аларның барысы да яхшы, һәм алда бәхетле гаилә тормышы көтә кебек тоела.

Тик соңыннан ниләр булганын хәзер тикшерүчеләр ачыклый. Фаҗига турында беренче булып биредәге матбугат чаралары язган. Үз чыганакларына сылтама белән журналистлар хәбәр иткәнчә, яшь пар 1 атнага фатир арендалаган. Күрәсең, үзләренчә ширбәт ае уздырырга теләгәннәр. Туйдан тыш, бәйрәм итү өчен тагын бер сәбәп була – 15 августта Маргаритага 19 яшь тулган.

Кызның мәете табылган фатирның хуҗалары сөйләгәнчә, бу пар бер генә шик тә тудырмаган. Егет тә, кыз да бик илтифатлы, тәрбияле, бай телле булган. Аренда бәясе арзан түгел, чөнки бу – яхшы урында урнашкан йорттан 3 бүлмәле фатир. Яшьләр акчалы, мохтаҗлыкта яшәми торган кешеләр сыман тойгы калдырган. Шуңа күрә, фатирдан чыгар вакыт җиткәч, аларның шалтыратуларга җавап бирмәве шикләндергән. Ә фатирдагы күренешкә тап булгач, бөтенләй шок хәлендә калганнар.

Якынча мәгълүматлар буенча, Маргаританың тәнендә буган эзләр табылган, аны йокы бүлмәсендәге ятакта тапканнар. Ахыргы көннәрдә алар Денис белән телевизор караган һәм алкоголь эчкән. Күрәсең, бер мизгелдә низаг килеп чыккан. Эчкән егет үз-үзен белештермәгән. Ул кызга ташланган һәм үзен кулда тота алмаган. Маргаританың исән калу шансы булмаган, ире аннан 2 тапкырга диярлек авыррак һәм физик көче дә күпкә артыграк булган.

Соңыннан ул үзе сөйләгәнчә, бу мизгелдә ул үз-үзен белештерми башлагач, ә аңына килгәндә, хатыны суламаган инде. Шунда үзенең нәрсә майтарганын аңлый егет. Соңыннан ул үз-үзенә кул салырга тырыша, тик барып чыкмый. Калининград журналистлары сүзләренчә, Денисны елга буенда тапканнар. Полицейскийлар аны шундук тоткарлаган.

«Һәрвакыттагыча инде, үзен үзе үтерергә кыюлыгы җитмәгән. Ә көчсез хатын-кызга кулы күтәрелгән. Хәзерге яшьләр бигрәк рәхимсез», – дип ачуланып язганнар социаль челтәрләрдә.

Яшь пар 9 августта өйләнешә, 15 августта Маргаританың туган көнен уздыра, ә 18 августта кызны үтерәләр. Үлгән вакытта йөклелеге 12 атна була. Үтерү мотивлары әлегә билгеле түгел, тик бу көнчелек аркасында булырга мөмкин. Денис гаебен инкарь итми. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар