Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Августта Татарстанда һава торышы нинди булачак?

Августта Татарстанда һава торышы нинди булачак?

news_top_970_100
Августта Татарстанда һава торышы нинди булачак?
Идел-Нократ елгалары районында һәм Урта Идел тирәсендә август аенда уртача температура +18.. +20 градус булыр дип көтелә. Явым-төшем 55-75 мм чамасы булачак. Бу күрсәткечләр нормага якын, дип "АиФ" сайты хәбәр итте.

Августның беренче көннәрендә кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә. Көндез һава температурасы + 27.. +32 градуска, урыны белән + 37 градуска җитәчәк.

Айның беренче ун көнлеге уртасында урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар булачак, һава температурасы көндез + 22.. +27 градуска күтәреләчәк. Урта Идел тирәсендә һава + 25 .. + 30 градуска кадәр җылыначак.

Август уртасында көндезге температура + 19.. +24 градус булыр дип фаразлана.

Айның соңгы ункөнлеге башында җылытачак, көндез һава температурасы + 25.. +30 градуска күтәреләчәк. Явым-төшемнәр көтелми.

Август азагында кыска вакытлы яшенле яңгырлар кабатланачак. Көндез +17.. +20 градус җылы булыр дип фаразлана. Ай җылы һәм коры һавалы көннәр белән тәмамлана, температура + 20.. +25 градус булыр дип көтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100