Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Августта нинди яшелчәләр ашап калырга кирәк?

news_top_970_100
Августта нинди яшелчәләр ашап калырга кирәк?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Табиб августта ашарга кирәкле ризыкларны атаган. Бу айда ашаган яшелчәләр ел дәвамында сәламәтлекне ныгыту өчен кирәк. Аеруча помидор, кабачки, кукуруз ашау файдалы, ди диетолог Полина Журавлева. Бу турыда «Газета.ру» яза.

Аның сүзләренчә, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр биредәге бакчаларда үстерелгән булсын, ерактан алып кайтылганы түгел. Ул кабачкины «бөтен файдалы әйберләрнең уникаль җыелмасы» дип атый. Кабачкиның калориясе аз һәм клетчаткасы күп.

«Бакча җимешләре – алма, груша, сливаны күп итеп ашагыз, аларда фосфор һәм витаминнар аз түгел, сезнең төбәктә булса – персик ашагыз. Бөтен бу җиләк-җимештә клетчатка шакты, һәм алар бик тиз өлгерә», – ди диетолог.

Ул шулай ук шалкан, ачы торма һәм дайкон ашарга киңәш итә, бу яшелчәләр онкология авыруларын профилактикалау өчен аеруча яхшы.

Рационга суган, кишер, сарымсак, чөгендер, кузаклылар кертегез. Кишерне көннең беренче яртысында ашарга кирәк – бу очракта ул организм өчен витаминлы һәм каротинлы заряд булыр, ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100