Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Августта ничә көн өстәмә ял була?

Августта Татарстан халкын өстәмә ике көн ял көтә.

news_top_970_100
Августта ничә көн өстәмә ял була?
Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте алдагы ял көннәре турында хәбәр итте.

"Татарстан республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Татарстан законы буенча 30 август – республика һәм шәһәр көне, Татарстанда ял көне буларак игълан ителде.

Корбан гаетен бәйрәм итү Татарстан Президенты Указы белән билгеләнә. 2018 елда Корбан бәйрәме 21 августа башлана.

Шулай итеп, 2018 елда биш көнлек хезмәт атнасында 21 һәм 30 август ял көннәре итеп санала. 20 һәм 29 август көннәрендәге эш вакыты бер сәгатькә кыскартыла, диелгән әлеге хәбәрдә.
***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100