Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Августта нәрсә утыртып, икенче тапкыр уңыш алып була?

news_top_970_100
Августта нәрсә утыртып, икенче тапкыр уңыш алып була?
"Татар-информ" архивы

Җәйнең соңгы аенда кайсыбер үсемлекләрне утыртсаң, тагын бер тапкыр уңыш җыярга була. Бу турыда НТР 24 сайтында хәбәр ителә.

Тәҗрибәле бакчачылар сүзләренчә, яшел тәмләткечләрне – базилик, укроп, кориандрны августта утыртып була. Шулай ук кыяклы суганны, борчакны һәм иртә өлгерә торган кишер белән чөгендерне, редис белән бәрәңгене дә августта утыртып, уңыш җыярга мөмкин. Ләкин уңышы күп булыр дип өметләнәсе түгел.

Яшелчә культуралары, декоратив һәм җиләк-җимеш үсемлекләре буенча белгеч Евгений Щербаков сүзләренчә, август редисының кискен ачы тәме дә булмый.

Шулай ук августта кара торма, пекин кәбестәсе, руккола һәм шпинат та утыртып була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100