Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Августта климатик мәхшәр башланачак»: Синоптикларның җәй ахырына фаразлары

news_top_970_100
«Августта климатик мәхшәр башланачак»: Синоптикларның җәй ахырына фаразлары
"Татар-информ" архивы

Сишәмбе, 23 июльдән Россиянең күпчелек төбәкләрендә һава торышы кисәк үзгәрә – 8-9 градуска суытачак. Арктика һавасы көньякка, Кара диңгезгә кадәр үтеп керә. Барыннан да бигрәк Урал федераль округында суытачак, дип яза «Комсомольская правда» сайты.

«Россиянең Европа өлешендә, шул исәптән Краснодар краенда һәм Кырымда 22 июльдә әле 32-36 градус эссе булачак. Сишәмбе, 23 июльдән башлап, анда төньяк-көнчыгыштан һава массалары үтеп керә башлый, көчле антициклон Кольский ярымутравы тирәсендә була, соңыннан Баренц диңгезенә һәм Яңа Җиргә таба күченә. Чәршәмбе көнне ул Карск диңгезендә булачак. Аның көнчыгыш чиге буйлап салкынча һава төньяк-көнчыгыштан күченә. Сишәмбедән ул Россиянең Европа өлеше көньягына ук җитәчәк», – дип сөйләде Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.

«Температура якынча 8-9 градуска, ягъни, климатик нормага кадәр төшәчәк. Бу – Краснодар краена, Әстерхан өлкәсенә, бөтен Түбән Иделгә һәм Луганскига кагыла. Барыннан да бигрәк Урал федераль округында температура төшәчәк – менә анда чыннан да суыта! Свердловск өлкәсендә атна дәвамында 17-18 градус була», – дигән ул.

Идел буе федераль округында – Татарстанда, Пенза, Ульян, Саратов өлкәләрендә – температура 25 градустан да югары күтәрелмәячәк, бу – нормадан 2 градуска түбән. Суыту белән беррәттән төбәкләргә көчле яңгырлар, яшен һәм боз да килә.

«Көчле эсседән соң температураның сизелерлек төшүе күзәтелә: фронталь бүленеш барлыкка килә, ә бөтен куркыныч күренешләр атмосфера фронтлары белән бәйле. Инде дүшәмбедән башлап Краснодар краенда һәм Кырымда көчле яңгырлар башлана. Ставропольдә яшеннәр һәм җилнең тизлеген секундына 25 метрга җитәчәк, боз явачак. Алдагы көннәрдә Уралда, Ямал-Ненец округында, соңыннан Свердловск, Төмән, Курган өлкәләрендә көчле яңгырлар, яшенле яңгырлар, җилнең секундына 20-23 метрга кадәр көчәюе көтелә.

Шулай ук метеорологлар август ахырына һава торышы фаразларын да чыгарган. Алар фаразлаганча, Россиянең кайбер төбәкләрендә җәй ахырында экстремаль һава торышы булачак.

«Gismeteo» аналитиклары августта Россиянең күп өлешендә климатта үзгәрешләр көтә. Июнь һәм июль айлары эссе һәм коры булса, август аенда бөтенләй башка һава торышы булачак. Җәй ахырында көчле яңгырлар көтелә, дип яза «PRO Город» порталы.

Синоптиклар, август ахырында Себердә начар һава торышы булачак, дип фаразлый. Һава температурасы ай дәвамында 21-22 градус чамасы була, әмма явым-төшем аномаль күләмдә булачак. Новосибирскида яңгырлар июльнең соңгы көннәрендә башланып август буена диярлек дәвам итәчәк, иң күп явым-төшем айның беренче яртысында көтелә.

Уралда исә хәл тагын да катлаулы була. Анда температура якынча 19 градус саклана, әмма явым-төшем күләме нормадан шактый артачак. Тулаем алганда, августның һәр көнендә диярлек яңгыр явачак, бу – әлеге җирләрдә ялларын планлаштырган кешеләр өчен дә уңайсызлыклар тудыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100