Августта 80 яшь тулган кешеләр, беренче тапкыр I төркем инвалидлык билгеләнгән гражданнар һәм эшкә сәләтсез (иждивенец) кеше тәрбияләүче пенсионерлар пенсияләренә өстәмәне сентябрьдә алачак. Бу хакта РИА Новостига Президент академиясенең эшкуарлык, хезмәт һәм корпоратив хокук кафедрасының өлкән укытучысы Татьяна Голубева сөйләгән.
Өстәмә түләү күләме пенсионерның яшенә, инвалидлыгы булуга һәм иждивенецлар санына бәйле. Түләүләрнең бер өлешен Россиянең социаль фонды автомат рәвештә билгеләячәк, ә кайбер өстәмәләр өчен пенсионерларга гариза бирергә туры киләчәк.
Иң юагры түләүләр августта 80 яшь тулган россиялеләргә була. Бу яшькә җиткәч, иминият пенсиясенә билгеләнгән түләү икеләтә арта – 9 584,69 сумнан 19 169,38 сумга кадәр.
Моннан тыш, пенсионерларга чит кеше ярдәме өчен түләү өчен ай саен 1 413,86 сум күләмендә компенсация билгеләнәчәк. Түләү өлкәннәргә финанс ярдәме күрсәтү өчен каралган: акчаларны көнкүреш чыгымнарына, ярдәмче яки шәфкать туташы хезмәтенә тотарга мөмкин.
Сентябрьдә өстәмә түләүне августта беренче тапкыр I төркем инвалидлык билгеләгән гражданнар да алачак. Шул ук вакытта, әгәр арттырылган фиксацияләнгән түләү пенсионерга 80 яшькә җиткәннән соң билгеләнгән булса, кабат арттыру булмаячак. Түләүне икеләтә арттыру шушы нигезләрнең берсе буенча гына каралган.
80 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр һәм I төркем инвалидлар өчен өстәмә түләүләрдән аермалы буларак, иждивенецлар өчен түләүне Россиянең социаль фондына гариза биргәннән һәм раслаучы документлар биргәннән соң гына билгелиләр.