Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Августта карлыган куакларын эшкәртү өчен биш киңәш

Бу айда киләсе ел өчен бөреләр формалаша.

news_top_970_100
Августта карлыган куакларын эшкәртү өчен биш киңәш
https://pixabay.com/

Август — кызыл һәм кара карлыган өчен бик әһәмиятле ай. Бу айда киләсе елга бөреләр формалаша. Шуңа күрә куакларны аеруча тәрбияләргә кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Беренчедән, куакларны кисәргә. Чиста секатор алып, ботакларны сындырмыйча эшләргә. Корыган, авыру, иске, җирдә ята торган ботакларны алырга. Тамырдан чыккан артык ботакларны да кисәргә. Кара карлыганның яфракларын өзәргә кирәк.

Икенчедән, ботакларын кискәннән соң, карлыганга җылы су сибәргә. кызыл карлыганга уртача зурлыктагы ике чиләк, кара карлыганга иң күбе дүрт чиләк су сибәргә.

Өченчедән, төбен йомшартырга, бу куакны кислородка баета. Тирән итеп йомшартырга ярамый. Туфракның өске катламын гына йомшартырга, чүп үләннәрен утарга. Ашлама салу өчен буразналар ясарга.

Дүртенчедән, ашлама сибү әһәмиятле. Берәр аш кашыгы суперфосфат һәм калий сульфатын, бер стакан агач көлен җылы суда эретергә. Шушы эремәне куак төбенә сибәргә. Бер литр сыер тизәген бер чиләк суда төнәтеп, куак төбендәге буразналарга сибәргә.

Бишенчедән, корткычлар һәм авыруларга каршы эшкәртергә. Бу эшләрне август уртасында эшләргә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100