news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Август аенда йолдызлар яңгырын күзәтергә мөмкин булачак

Сәгатендә йөзләгән метеорит "явачак".

news_top
Август аенда йолдызлар яңгырын күзәтергә мөмкин булачак
13 августка каршы төндә Россия халкы Персеида йолдызлар яңгырын күзәтә алачак. Бу хакта "Мәскәү планетарийсы" сайты хәбәр итә. 

Бу елның иң матур йолдызлар яңгыры. Атылучы метеоритлар саны сәгатенә йөзгә кадәр җитәчәк. 

Йолдызлар яңгырын аяз һава торышы булганда күзәтеп булачак. Әлеге манзараны карау өчен иң кулай вакыт аралыгы - 23:00 сәгатьтән - 03:00 (Мәскәү вакыты). Йолдызлар яңгырының иң югары ноктасы 01:00-02:00 сәгатьләрдә булачак. 

Персеида йолдызлыгы тузан кисәкчәләреннән тора, алар Свифта-Туттля орбитасы буйлап хәрәкәт итә. Ул Җиргә 135 елга бер тапкыр гына якыная, ләкин аның "койрыгын" ел саен күзәтергә мөмкин. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар