Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Август аенда 7 миллионга якын сим-карта элемтәсез калырга мөмкин

news_top_970_100
Август аенда 7 миллионга якын сим-карта элемтәсез калырга мөмкин
freepik.com

Август башыннан Роскомнадзор элемтә операторларыннан шәхси мәгълүматлары актуаль булмаган абонентларның номерларын блокировкалауны таләп итә башлады. Регулятордан номерлар исемлеген алгач, өч көн дәвамында компания абонентка бу хакта хәбәр итәргә тиеш. Шуннан соң абонентка оператор кушымтасында яки элемтә салонында, «Госуслуги» сайтындагы үзе турында мәгълүматны актуальләштерү өчен, 15 көн бирелә. Болай эшләмәгән очракта, аның номерына, «Элемтә турындагы» закон нигезендә, хезмәт күрсәтелми башлый. Бу хакта «Ведомости» сайты яза.

Килешү төземичә генә, метрода таратыла торган яки хезмәткәрләр өчен массакүләм рәвештә сатып алына торган корпоратив симкалар турында сүз бара. Роскомнадзор мәгълүматлары буенча, 7 миллионга якын «иясез» сим-карталар элемтәсез калырга мөмкин.

Оператор клиентның исем-фамилиясен, туган көнен, паспорт мәгълүматларын расларга тиеш. Клиент бу мәгълүматларны шәхсән үзе элемтә салонына килеп тә, шулай ук «Госуслуги» системасы яки башка дәүләт мәгълүмат системалары аша тапшыра ала.

Мәгълүматларны расламаган очракта, элемтә хезмәтләре күрсәтелми башлый, ә оператор килешүне бер яклы тәртиптә өзә ала. Аның белән килешүне өзгән очракта, бушаган номерны башка кеше алса, абонент телефон номерсыз калачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100