Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авдеевканы алганнан соң, Россия армиясе кайсы юнәлештә һөҗүм ясарга мөмкин?

news_top_970_100
Авдеевканы алганнан соң, Россия армиясе кайсы юнәлештә һөҗүм ясарга мөмкин?

Соңгы айларда даими рәвештә «Авдеевка» атамасы ишетелеп торды. Якын арада нинди шәһәр атамасы ишетелә башлар?

Украина Иминлек хезмәтенең отставкадагы полковнигы Олег Стариков Украина журналисты Василий Головановка биргән интервьюсында Россия хәрбиләренең ВСУны даими киеренкелектә тотуын әйткән. Бу хакта «Московский комсомолец» сайты яза.

Ул Россия гаскәрләренең Украина Кораллы Көчләре оборонасында «йомшак урыннар» эзләвен әйтте. Хәзерге вакытта Украина армиясенең «йомшак урыны» Запорожьеда, нәкъ менә шунда һөҗүм ясалырга мөмкин.

«Россия хәрбиләре безнең оборонаны һәрдаим киеренкелектә тота. Бу – хәрби линиянең буеннан-буена шулай. Хәзер ВСУның зәгыйфь урыннарының берсе – Запорожье», – дигән Стариков.

Аның сүзләренчә, Россия армиясе, игътибарны читкә юнәлтергә теләп, төньякта маневр ясарга, ә төп һөҗүмне көньякта ясарга мөмкин.

«Комсомольская правда» МГИМО профессоры, хәрби-сәяси тикшеренүләр үзәге директоры Алексей Подберезин белән сөйләшкән.Аның фикеренчә, Украинада яңа хәрби техника һәм хәрби припаслар юк. «Авдеевкадан соң алар ашыгыч әзерләнгән ныгытмаларга таянып сакланмакчы булалар… Бер генә ныгытма да көчле һөҗүмнән саклый алмый», дигән.

Хәрби эксперт әйтүенчә, Россия армиясе хәзер ФАБ-1500 дип аталган бомбалар куллана. 1,5 тонна авырлыктагы бомба 200 метр радиуста бөтен әйберне җимерә – монда бернинди блиндаж да коткара алмый, дигән ул.

«Авдеевкадагы хәл (һөҗүм) кабатланыр дип көтәм. Хәзер Запорожьеда да, Харьковта та, көньяктарак та һөҗүм башланыр дип уйлыйм. Безнең басым фронтны өзүгә китерәчәк», дигән ул.

The New York Times Россия армиясе Угледарга һөҗүм итәргә мөмкин дип яза. Хәрби эксперт Анатолий Матвийчук шулай ук Угледарны атаган. «Арсенал Отечества» редакторы Алексей Леонков Россия армиясе теләсә кайсы юнәлештә бара ала дип саный. Хәрби экспертлар Константиновка, Дружковка, Краматорск, Славянск гәһәрләрен атый. ДНРның элекке депутаты Владислав Бердичевский Славянскины атый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100