Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авдеевканы алдылар

news_top_970_100

Кичә төнлә Кремльдә Саклану министры армия генералы Сергей Шойгу Владимир Путинга Россия Кораллы көчләренең Донецк Халык Республикасының Авдеевка шәһәрен тулысынча контрольгә алуы турында хәбәр иткән.

Югары Баш командующийга Авдеевканы генерал-полковник Андрей Мордвичев җитәкчелегендәге «Үзәк» гаскәрләре төркеме алуы җиткерелде. Бу шәһәрдә Украина Кораллы көчләренең көчле оборона үзәге булган. «Үзәк» төркеме һөҗүм ясавын дәвам итә.

31,75 кв.км мәйданлы территория Украина милләтчеләреннән азат ителде, дип яза Россия Саклану министрлыгы телеграм-каналда. Авдеевка өчен сугышларда узган тәүлекләр дәвамында дошман ягы 1500дән артык хәрби хезмәткәрен югалткан, ди министрлык.

Россия гаскәрләренең өзлексез уты астында Украина хәрбиләренең аерым-аерым формированиеләре генә Авдеевканы ашыгыч рәвештә ташлап китә алган, алар коралларын һәм хәрби техниканы да калдырган. Украина гаскәрләре кыр юллары, баткак басулар аша җәяү чигенә, чөнки техника бата, дип сөйли хәрби корреспондентлар.

Россия хәрбиләре хәзерге вакытта шәһәрне тулысынча «чистарту», шәһәрдән киткән һәм Авдеевск коксохимия комбинатында урнашкан Украина подразделениеләрен блоклау буенча чаралар үткәрә.

Авдеевканы азат итү фронт сызыгын Донецктан читкә күчерергә, аны һөҗүмнәрдән сакларга мөмкинлек бирә, дип аңлата хәрбиләр.

15 февральгә булган мәгълүматлар буенча ясалган карта

Авдеевкада 4 ай тирәсе бәрелешләр бара, шәһәр (дөресрәге андагы хәрабәләр) камап алынды, әмма Украина гаскәрләре шәһәрне калдырып чыгып китәргә теләмәде. 14 февральдә Авдеевкага бара торган бердәнбер асфальт юлны Россия Кораллы көчләре контрольгә алды.

Авдеевка – хәрби операциянең хәзерге вакытта иң авыр урыннарының берсе. Элек 31 мең кеше яшәгән шәһәр хәзер җимерелгән, әмма Украина ягы, зур югалтуларга, шәһәрнең 3 яклап камалышта калуына карамастан, гаскәрләрен чыгармады. Украина кораллы көчләре Авдеевкага яңадан-яңа подразделениеләр җибәреп торды.

Авдеевка – көньяк Донбассны төньягы белән бәйләп торган әһәмиятле хәрби үзәк санала. Бу шәһәрне кулга алу Донецкины артиллерия хоҗүменнән сакларга һәм Украина көчләренә разведка алып барырга комачауларга тиеш, дигән фикер әйткән иде хәрби журналист Александр Сладков.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100