Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аватар 3: Татарстанда зәңгәр хатын-кызлар бәйрәме узган

news_top_970_100
Аватар 3: Татарстанда зәңгәр хатын-кызлар бәйрәме узган
Видеодан скриншот

Бу ялларда Татарстанда хатын-кызлар өчен «Аватар» мәҗлесе узган. Аны мөслимә блогер Гүзәл Хөснетдинова оештырган. Видеодан күренгәнчә, мәҗлес «Аватар» киносы темасына корылган. Анда җыелган барлык хатын-кыз да зәп-зәңгәр төскә буянып, зәңгәр киемнәр киенеп, койрыклар тагып килгән.

Бик үзенчәлекле бәйрәмне алып бару эшен режиссер, креатив сценарийлар авторы Марсель Мәхмүтовка тапшырганнар. «Грим ясаганда, я Ходай, нәрсә эшлим мин, нәрсә эшлим мин, дип ясаттырган идем. Сезне күргәч, тынычландым», – ди үзе дә зәп-зәңгәр төскә буялып беткән Марсель.

Мәҗлестә яшь кызлар да, өлкән яшьтәге татар хатын-кызлары да бер калыпта: барысы да зәңгәр. Бер уеннарның берсендә мул гына гәүдәле ханымны күреп, Марсель Мәхмүтов: «Мин бүген йоклап китә алмаячакмын», – дип тә шаярта.

Бу мәҗлес татар эстрадасы артистларын да битараф калдырмаган. Әлеге видео астына Данир Сабиров «акырып көлә» торган смайл куйган. Алып баручы Айрат Ильясов: «Әгәр дә сезнең кичәгез моңа охшамаса, миңа шалтыратып та тормагыз», – дип язып калдырган. Филүс Каһировның концерт директоры һәм тормыш иптәше Эльмира Каһирова: «О-го-о, болай да була икән», Газинур Фәйзуллин: «Бик «текә» кичә», – дип бәяләгән. Язылучыларның берсе «фильмның прокаты инде кинотеатрларда» дип тә шаярта.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 4 март 2023
    Исемсез
    Тагын нилэр кыланасыгыз калды эле?!😰😱
  • 4 март 2023
    Исемсез
    Эстэгъфирулла
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100