news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авариягә очраган автобус пассажирларын бал кортлары чаккач, алты кеше үлгән

news_top
Авариягә очраган автобус пассажирларын бал кортлары чаккач, алты кеше үлгән
"Татар-информ" архивы

Никарагуада автобус авариягә очраган. Шуннан соң салондагы пассажирларга бал кортлары һөҗүм иткән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итә.

TN8 каналы белешмәсе буенча, бал кортлары чаккан 6 кеше үлгән. Автобус Ла-Рикуга бара торган булган.

8 майда Сан-Себастьян-де-Яли муниципалитетында 25 кеше утырган автобус юл кырыена чыга һәм чокырга төшеп китә.

Әлеге чокырда бик күп умарталар урнаштырылган. Автобус берничә умартаның өстенә ауган. Шуннан соң бал кортлары автобустан чыккан кешеләргә һөҗүм иткән.

Һәлак булган алты кеше арасында 8 яшьлек кыз бала, 84 яшьлек әби дә бар. Тагын 17 кешене хастаханәгә китергәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар