news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авариягә очраган «ашыгыч ярдәм» машинасында клиник үзәк хезмәткәрләре һәлак булган

news_top
Авариягә очраган «ашыгыч ярдәм» машинасында клиник үзәк хезмәткәрләре һәлак булган
Фото: Башкортстан буенча Дәүләт автоинспекциясе, www.bashinform.ru

Уфада юл һәлакәтендә 2 кеше үлгән. Бу турыда «Башинформ» яза.

Сипайлов урамында 4 машина бәрелешә. Шуларның икесе пассажирлар автобусы була.

Әйләнеп капланган «УАЗ» машинасыннан 2 кешене алалар. Бу машина Республика клиник фтизиопульмонологик үзәкнеке була.

Соңрак Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы һәлак булучыларның республика клиник фтизиопульмонологик үзәк хезмәткәрләре булуын хәбәр иткән.

«УАЗ» йөртүчесе һәм ашханә хезмәткәренең, пациентларга кичке аш илтеп, азык-төлек блогына кайтып барулары була.

Министр Айрат Рахматуллин кайгы уртаклаша, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар