Һиндстанда 19 яшьлек «мәрхүм» егет җирләргә җыенганда аңына килгән. Егет берничә көн элек авариягә очраган һәм җитди җәрәхәтләр алган. Табиблар, аның баш мие үлгән, дип раслаган. Һиндстан басмалары хәбәр иткәнчә, шәхси хастаханә хезмәткәрләре егетнең хәлен критик дип бәяләгән. Бу хакта «Рен-ТВ» яза.
Гаиләсе мәрхүмне җирләргә әзерләнергә керешкән, әмма егет көтмәгәндә селкенә һәм ютәлли башлаган.
Аны ашыгыч рәвештә район хастаханәсенә күчергәннәр, биредә пациентны дәвалауны дәвам итәләр. Хәзерге вакытта егетнең хәле авыр, ул үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырылган.
Пациент мәрхүм дип игълан ителмәде, аның туганнары кайсыдыр медицина терминнарын бутаган яки дөрес аңламаган булырга мөмкин, дигән бу хакта шәхси хастаханәнең җитәкчелеге. Егетнең гаиләсе исә, табиблар пациентның үлемен раслады, дип белдерә.