news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан-Оренбург трассасында авариядә ике кеше үлгән, биш кеше имгәнгән

news_top
Казан-Оренбург трассасында авариядә ике кеше үлгән, биш кеше имгәнгән
Эчке эшләр министрлыгының Оренбург өлкәсе буенча идарәсе

13 августта Оренбург өлкәсендә трассада юл һәлакәтендә ике кеше үлгән, тагын биш кеше имгәнгән. Бу турыда өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига Казан-Оренбург-Акбүләк юлының 428 километрында була.

Якынча белешмә буенча Renault Duster белән идарә итүче 48 яшьлек ир-ат каршы як полосага чыга һәм Totota RAV 4 машинасына бәрелә.

Авариядә Renault Duster йөртүче һәм аның пассажиры үлә. Totota RAV 4 машинасындагы биш пассажир имгәнә. Аларны Абдулино хастаханәсенә китергәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар