news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авариядә һәлак булган кыз истәлегенә матчта яшь хоккейчы егылып үлгән

news_top

Американың Нью-Йорк шәһәрендә матч вакытында 17 яшьлек хоккейчы һәлак булган. Әлеге уен авариядә үлгән кыз истәлегенә оештырылган. РЕН ТВ хәбәр итте.

«Масспекуа урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучысы университет командасы белән уйный. Матч шимбә көнне кич белән Ойстер-Бей шәһәренең боз үзәгендә була. Хоккейчы антракт вакытында, аңын югалтып, бозга егыла», – диелә хәбәрдә.

«Ашыгыч ярдәм» килгәнче үсмерне реанимацияләргә тырышалар. Тик табиблар хастахангә алып киткәч, егетнең үлемен раслый.

Полиция белешмәсе буенча, хоккейчы үлемен тикшерү дәвам итә. Әлегә аның ни сәбәпле үлүе ачыкланмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар