Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авариядә һәлак булган егет белән кызның өрәкләрен өйләнештергәннәр

news_top_970_100
Авариядә һәлак булган егет белән кызның өрәкләрен өйләнештергәннәр

Малайзиядә авариядә һәлак булган гашыйк парның әти-әнисе аларның өрәкләрен өйләнештергән. Бу турыда «AsiaOne» басмасы яза.

Перак штатыннан 31 яшьлек Юн Кэн Шань һәм 33 яшьлек Лээ Сюэин 3 ел очрашып йөргән һәм өйләнешергә җыенган. Әмма 24 майда алар авариягә очрый. «Ашыгыч ярдәм» табиблары да аларга ярдәм итә алмый. Шань Сюэинга үзенең туган көнендә – 2 июльдә тәкъдим ясарга җыенган була.

Туганнары некрологларда яшьләрне өйләнешкән пар дип күрсәтергә уйлый. 27 майда гаилә кремация алдыннан алар өчен өрәкләр туе уздыра. Бу гореф-гадәт исән вакытта ир белән хатын була алмый калган гашыйкларның җаннарын кавыштыру өчен эшләнә. Туганнары Шань һәм Сюэинның махсус туй фотосын да ясый.

«Аның (Шаньның) әнисе бездән, ниһаять, йөргән кызларыбызга өйләнәбезме-юкмы, дип сорады. Без елмаеп кына куйдык, чөнки икебез дә тәкъдим ясарга җыенган идек. Хәзер ул бу хыялын беркайчан да чынга ашыра алмый инде», – дип сөйләгән Шаньның балачак дусты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100