Бер ел элек Новосибирскида 11 яшьлек футболчы Лера Киндирова коточкыч юл-транспорт һәлакәтенә эләгә: велосипедта йөргән кызны ассенизатор машинасы бәрдерә. Табиблар аның гомерен саклап кала, ләкин аягын ампутацияләргә туры килә. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
Лера төшенкелеккә бирелми, спортка кире кайтуга ирешә, протез белән күнегүләр ясый башлый һәм яңадан уен кырына чыга. Әмма, туганнары сүзләренчә, аварияне тикшерү эше туктап калган: баланы бәрдергән машина йөртүче әлегә кадәр җәза алмаган һәм эшләвен дәвам итә.
Лера протез белән яшәргә өйрәнгән арада, аның гаиләсе гаделлек таләп итә.
– 1 елдан артык эш кузгатылмады, – ди кызының апасы Марина. – Без прокуратурага шикаять белән мөрәҗәгать иткәч һәм тикшерү уздырылгач кына, җинаять эше кузгатылды. Ләкин әлегә Лераны да, аның әнисе Аннаны да полициягә чакырмадылар.
Туганнары сүзләренчә, Лераны бәрдергән ассенизатор машинасын йөртүче авариядән соң хастаханәгә берничә тапкыр су һәм азык-төлек алып килгән, ә аннары аралашуны тулысынча туктаткан. Шул ук вакытта, гаиләдәге мәгълүмат буенча, ир-ат әлегә кадәр Новосибирск районнарының берсендә мәктәп автобусы йөртүчесе булып эшли.
Тикшерү эше дәвам иткән арада, Лераның яңа проблемалары барлыкка килгән. Аңа бирелгән протез яраксыз хәлгә килгән – кыз үскән.
– Протезы кыса һәм авырттыра башлады. Табиблар аны кимәскә кушты, – ди Марина. – Хәзер Лера өйдә утыра, култык таягы белән бер аягында гына йөри. Ул яңа мәктәбенә, үзенең сыйныфташлары янына йөри алмый, алар аны бик көтәләр.
Протезы кечерәю аркасында кызның умыртка сөяге кәкерәя башлаган. Хәзер аңа махсус массаж кирәк. Ләкин дәвалауны яңа протез ясаганнан соң гына башларга мөмкин булачак. Футбол турындагы хыялларны әлегә калдырырга туры килгән – табиблар теләсә нинди активлыкны катгый тыйган.
– Безнең бер генә теләгебез бар: барысы да закон буенча булсын! – ди хатын.
Прокуратура хокук бозуларны ачыклаган һәм җинаять эше кузгату турында карар чыгарган, диелә хәбәрдә.