Авариядә әтисе һәм ике улы үлә, хатыны һәм кызы комада: «Беренче хатыны, улы үлгән иде»
Алтай краеның Шипуновский районындагы А-322 трассасында юл-транспорт һәлакәтендә 6 кеше, шул исәптән 3 бала һәлак була. Хәзер җинаять эше тикшерелә, зыян күрүчеләр әлегә кадәр авыр хәлдә хастаханәдә ята. Авариядә «Kia» йөртүчесе гаепле дип фаразлана. Ул үз машинасына 7 пассажир утырткан: үзе, 2 улы һәлак булган, ә кызы һәм хатыны хәзер комада. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
Алтай крае Сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, авария урыныннан Алейск үзәк район хастаханәсенә 2 баланы – «Kia» йөртүчесенең кызын һәм сеңлесен, шулай ук аның хатынын һәм дустын китергәннәр. Зыян күрүчеләрнең икесе аңына килгән һәм травматология бүлегендә дәвалануын дәвам итә, ә хатыны белән кызы реанимациядә, комада.
Гаилә башлыгының туганы Марина сөйләвенчә, Евгенийның гаиләсен имин дип атап булмый, әмма балаларның монда гаебе юк – алар турында ул аеруча җылылык белән сөйли. Марина аларга бик якын яшәгән һәм сабыйларны тәрбияләүдә катнашкан. Фаҗига килеп чыккач, бөтен авыр йөкне Маринага күтәрергә туры килгән – 7 һәм 8 яшьлек ике малайны һәм аларның 50 яшь тулып өлгермәгән әтисен җирләү аның җилкәсенә төшкән.
«Алар авылда теркәлгән, шуңа күрә монда җирләдем дә. Женяның беренче гаиләсе дә монда җирләнгән: хатыны онкологиядән үлде, ә 10 айдан 18 яшьлек улы мотоцикл белән авариядә һәлак булды», – дип сөйләгән Марина.