Авариядә зыян күргән кеше үзен бәрдереп киткән машинаны эзләп тапкан
Машина йөртүчесе исә башкача сөйли. "Җәяүле килде дә тәрәзәне ватып китте", - ди.
Казан урамында бер җәяүлене машина бәрдереп киткән. Шуннан соң бу егет машинаны эзләп тапкан. Бу турыда «Татарстан24» телеканалы хәбәр итә.
Вакыйга Гадел Кутуй урамындагы җәяүлеләр юл аша чыга торган урында була. Җәяүле светофорның яшел төсенә юл аша чыкмакчы була. Ләкин узып баручы машина аңа юл бирми һәм бәреп китә. «Мин яшел төскә чыгып бара идем. Машина миңа юл бирмәде. Ничек сикерсәм, шулай сикереп котылдым. Ул миңа тиеп китте», — дип сөйли җәяүле.
«Форд» машинасы йөртүчесе исә башкача сөйли. Күрше урамда юл кырыенда басып торганда, машина янына бер кеше килгән һәм сул як тәрәзәсен ваткан. Мондый агрессия сәбәбе турында машина йөртүче берни дә аңламый. Беркемне дә бәрдермәдем дип раслый. «Җәяүле килде дә тәрәзәне ватып китте», — ди машина йөртүче телеканал хәбәрчесе соравына җавап итеп.
Станислав исемле җәяүле исә үзен бәрдергән машинаны шундук танып алдым, ул мине бәрдерде, ди. Тик машина тәрәзәсен ватуын кире кага. «Мин андый гамәлләр кылмадым», — ди.
Ике