Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авариядә ун яшьлек баланың кулы өзелгән, хастаханәдә ике аягын ампутацияләгәннәр

Рязань өлкәсендә автобус белән юл һәлакәтендә дүрт кеше үлгән, унөч кеше имгәнгән, шуларның бишесе балалар.

news_top_970_100
Авариядә ун яшьлек баланың кулы өзелгән, хастаханәдә ике аягын ампутацияләгәннәр
62.мвд.рф

25 декабрьдә иртәнге 03.38 сәгатьтә Рязань өлкәсендә автобус юл һәлакәтенә очрый. Авариядә имгәнгән ун яшьлек малайның гомере өчен табиблар көрәшә. Баланың ике аягын һәм бер кулын кисеп алырга туры килгән. Тагын өч кеше бик авыр хәлдә ята. «Вести» каналы өлкә клиник хастаханәсенең баш табибы Андрей Карпунинга сылтама белән шул турыда хәбәр итте.

Автобус Мәскәүдән Волгоградка таба бара. Салонда 24 пассажир була. Юл инспекторлары сүзләренчә, автобус белән идарә итүче 32 яшьлек ир-ат йоклап киткән булуы ихтимал. Шуннан соң автобус юл кырыена төшеп китә һәм ава.

20 яшьлек кыз, 32 дән 52 яшькә кадәрге өч ир-ат һәлак була. Автобус йөртүчесе үзе дә үлә. Тагын 13 кешене хастаханәгә китерәләр.

10 яшьлек баланың хәле бик авыр була. Авария вакытында аның кулы өзелә, аннары табиблар аякларын да кисеп алырга мәҗбүр була. «Бала бик күп кан югалткан, ул травматик шокта», — дигән табиблар.

Ике ир-атның бик күп урыннары сынган. 17 яшьлек тагын бер кыз да бик җитди имгәнгән, аның бите, тәне киселеп беткән. Алар барысы да хастаханәдә.

Җинаять эше ачылган, диелә бу хәбәрдә.

Авария мизгеле видеога эләккән. Кадрларда автобусның каршы як полосага чыгуы, аннары юлдан төшеп китеп, ауган мизгел күренә. Салонда балалар елашкан, кешеләр кычкырышкан тавыш ишетелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100