Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авариядә тимер өеменә әверелгән кроссоверда әтисе, әнисе һәм сабый бала һәлак булган

Зур тизлектә бара торган Mazda CX-5 килеп бәрелгәч, «Камаз» машинасы да ауган.

news_top_970_100
Авариядә тимер өеменә әверелгән кроссоверда әтисе, әнисе һәм сабый бала һәлак булган
Рязань өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы

Рязань өлкәсендә коточкыч авариядә әтисе, әнисе һәм 2 яшьлек сабый һәлак булган. Алар Волгоградтан Мәскәүгә барырга чыккан булган. Фаҗига урынында төшерелгән кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Юл һәлакәте 18 августта иртәнге җиденче ярты тирәсендә була. Якынча версия буенча, Mazda CX-5 машинасы белән идарә итүче 32 яшьле ир-ат зур тизлектә бара. Автомобиль каршы як полосага чыга һәм «Камаз» машинасына килеп керә. Бәрелү бик көчле була. Хәтта йөк машинасы да ян ягына ава.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, кроссовер тимер-томыр өеменә әверелеп калган. Машина йөртүче ир-ат, аның 28 яшьлек хатыны һәм 2 яшьлек улына исән калу өчен бер мөмкинлек тә булмаган, диелә бу хәбәрдә.

Хәзерге вакытта йөртүченең шундый фаҗигагә китергән гамәленең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.

Авария урыныннан фотолар Эчке эшләр министрлыгы сайтында чыкты.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100