Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авариядән соң ут капкан машинада әтисе, әнисе, нәни бала үлгән, олы кыз гына исән

Җиде яшьлек кызны хастаханәгә илткәннәр.

news_top_970_100
Авариядән соң ут капкан машинада әтисе, әнисе, нәни бала үлгән, олы кыз гына исән
https://www.instagram.com/mvd.dagestan

8 мартта Дагыстанның Кизилюрт районында «Кавказ» трассасында авария була. Төн урталары җиткәндә килеп чыккан фаҗигадә өч кеше үлә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, ВАЗ-2110 машинасы белән 32 яшьлек ир-ат идарә итә. Салонда аның хатыны һәм ике баласы була.

Бер мизгелдә әти кеше машина белән идарәсен югалта һәм бетон коймага барып бәрелә. Шуннан соң машинага ут каба. Әти кеше, аның 33 яшьлек хатыны, ике айлык баласы машинада һәлак була.

Авариядә бу гаиләнең җиде яшьлек кызы исән кала, аны хастаханәгә озатканнар.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100