news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авариядән соң «Лада» машинасы урталай өзелгән, ике кеше һәлак булган

«Лада» каршы як полосага чыга һәм Toyota Highlander машинасына бәрелә.

news_top
Авариядән соң «Лада» машинасы урталай өзелгән, ике кеше һәлак булган
https://vk.com/nsogibdd

22 февральдә көндез Новосибирск өлкәсенең Убинский районында «Иртыш» трассасында юл һәлакәте була. Биредә ике кеше үлә. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Вести» хәбәр итте.

ВАЗ-2112 машинасы белән 31 яшьлек ир-ат идарә итә. Ул Омскига таба бара. Бер мизгелдә «Лада» каршы як полосага чыга һәм Toyota Highlander машинасына бәрелә.

Фаҗига урынында төшерелгән кадрлардан күренгәнчә, «Лада» урталай диярлек өзелә.

Полиция белешмәсе буенча, авария урынында ук ике кеше һәлак була. Бу — «Лада» йөртүчесе һәм аның 34 яшьлек пассажиры.

Toyota белән идарә итүче ир-ат һәм аның салонындагы хатын-кыз пассажир да имгәнә.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар